Если Вы не видите татарские буквы - скачайте и установите шрифт Arial Tat
Ќићњнећ 60 еллыгына


Без књргђн михнђтлђр


Бер караганда, сугыш турында матбугат битлђрендђ барысы да язылып беткђн шикелле. Минем уйлавымча, алай ук тњгел ђле. Окоплар турында, оборона корылмалары турында ђле бик аз язылган. Менђ безнећ Татарстан халкыныћ зур оборона корылмалары тљзеп, Казанны саклау љчен ничек ђзерлђнње турында беркайда да язылмаган. Мин њзем, бу окоп казу эшлђрендђ катнашучы буларак, бу хакта Татарстан халкы да белсен, ишетсен иде дигђн телђктђ. Чљнки бу эштђ башлыча Татарстанныћ кљнбатыш районнары џђм Казан халкы катнашты. Казанны саклау чарасы немец гаскђрлђре Сталинградка килеп ќиткђч башланды.



Окоп казу эшлђре Зљя елгасы буйлап, елга ярлары џђм таулары итђгендђ, Буа џђм Апас районнарында башкарылды. Ул 1941 елныћ кљз, кыш кљннђрендђ, аннары 1942 елга кадђр љч ай дђвамында корылып бетте. Буа џђм Апас районы авылларыныћ џђр йортына 10 ќђяњле, 5-6 атлы кешене, башка районнан џђм Казаннан килњчелђрне вакытлыча торырга урнаштырдылар. Алар шунда торып, тљрле ќирдђге окоп казу участокларына йљреп эшлђделђр. Тимер кљрђк, ломнар белђн љч метр тирђнлектђ танкка каршы канаулар џђм башка оборона корылмалары казыдылар. Ул вакытта техника юк. Бљтен эш кул белђн, кљрђк белђн. Ат белђн эшлђњчелђр ут нокталары, дот џђм дзотлар корырга бњрђнђлђр, туфрак џђм башка ђйберлђр ташыдылар.
Оборона корылмалары тљзњнећ њз проекты бар. Аны њзгђртеп булмый. Мђсђлђн, ут ноктасы корылырга мљмкин авыл зираты эченђ. Ул вакытта књпме кеше каберлђре юкка чыга. Безнећ Буа районы Каенлык авылы зираты шул ноктага туры килде. Аннан соћ, ул кешенећ бакчасына туры килергђ, яисђ каралты белђн янђшђ њк булырга да мљмкин.
Немец гаскђрлђре Сталинградка килеп ќиткђч, Казан шђџђрен тимер юл белђн тоташтырырга кирђк иде. Шућа књрђ кыска вакыт эчендђ Ульяновск-Казан яћа тимер юл линиясе тљзелде. Сталинградка туры тимер юл хђрђкђте, кыска транспорт юлы ачылды. Бу эштђ Татарстан кешелђре белђн беррђттђн Идел буе немецлары да эшлђде. Тоткыннар да бу эштђ катнашты.
Язмамныћ ахырында шул заманда њземнећ баштан њткђн бик авыр вакыйганы искђ тљшерђсе килђ.
Окоп эшлђре ахырына якынлашты, халык љйлђренђ тарала башлады. Без – Каенлык авылыныћ љч малае – ат белђн окопта эшлђдек. Атларыбыз арыды. Ашарга азыгыбыз да, атка печђн дђ бетте. Кайтырга ќыенып ятканда, безне штабка чакырдылар. Барыгыз Казанга, аннан товар алып кайтыгыз, дилђр. Књз алдына китерергђ була андый юл газабын: 1942 елныћ гыйнвар ае, тышта 50 градус салкын. Атлар ябык, ќитмђсђ, ђле алар ач. Каты салкында чана карга ябыша, шумый. Чиратлап алдагы атка гына утырып барабыз, башкаларыбыз ќђяњ бара, тућабыз, битлђрне љшетђбез. Шулай кљчкђ Казанга барып ќиттек. Авылдашыбыз Галиев Кђбирлђрне эзлђп табып, аларда кич кундык. Атларны ышык урынга кертеп, љслђренђ ќылы ђйберлђр яптык.
Икенче кљнне Вахитов заводына барып товар алдык. Безнећ йљккђ, бђхеткђ диеп ђйтергђ кирђк, сабын тљяттелђр. Ул заманда сабын, тоз, шырпы алтын бђясендђ йљрде. Безнећ шатлык эчебезгђ сыймаслык булды.
Юлда кунарга кергђч, бер-ике кисђк сабын биргђч, њзебезне дђ, атларны да ашаттылар. Атларны ќылы урынга кертеп урнаштырдылар. Шулай итеп, юлда борыннарны, битлђрне, колакларны љшетеп, кљчкђ Апаска ђйлђнеп кайтып, товарларны сельпога тапшырдык.
Сугышта мин Ленинград фронтында булдым. II группа сугыш инвалиды. Сугышта каты яраландым. Госпитальдђ 8 ел ятып, дђваланып, 1952 елда гына љемђ ђйлђнеп кайта алдым. Књп орденнар, медальлђр белђн бњлђклђндем.


Абдулла Галиуллин